+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
6 февраль 2022, 09:00

Сәүдә үзәкләре ябылырмы?

Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәге (ЦУР) системасы сәүдә үзәкләрен ни өчен япмауларын һәм бөтен җирдә, шәһәр транспортын да кертеп, куар-кодлар куллануларын соравын теркәде. Борчылуның сәбәбе - республикада коронавирус белән авыручылар саны арту.

Сәүдә үзәкләре ябылырмы?Сәүдә үзәкләре ябылырмы?
Сәүдә үзәкләре ябылырмы?

Җавап бирәбез: сәүдә үзәкләре эшен туктатып тору һәм җәмәгать транспортында QR-код кертү Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, яки Русия Федерациясе субъектларының төп дәүләт санитария табибларының киңәшләре нигезендә башкарыла.

Әлегә мондый карар юк. Республика җитәкчелеге вәзгыятьне игътибар белән күзәтә - атна саен Башкортстанда коронавирус таралуны булдырмау буенча штаб утырышлары уза.

Эпидемиологик хәл-шартларны исәпкә алып, өлкәннәр өчен поликлиникаларның эш вакыты озайтылды. Республикада балаларны һәм яшүсмерләрне вакциналау башланды.

Башкортстан ЦУРы саклык чараларын үтәргә кирәклеген искәртә: кибетләргә моңа ихтыяҗ зур булмаганда йөрмәскә һәм шәхси саклану чараларын даими кулланырга.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас