Шул ук вакытта авыл халкы мөһим проблемаларны гына билгеләп калмый, аларны хәл итүдә акчалата да ярдәм күрсәтә һәм эшләрне күзәтү астына ала.
Архангель районы да бу программада 2016 елдан бирле катнашып килә. Ел саен райондагы 12 авыл биләмәсе халык җыеннары үткәрә, заявкалар әзерли һәм конкурста катнашып, анда җиңү өчен күп көч сала.
2021 елда исә алты проект җиңеп чыкты. Абзан һәм Кызыл Җилем авыл биләмәләрендә МТЗ-82 тракторлары барлыкка килде, Сухополь һәм Каракүл авылларында зират биләмәләре төзекләндерелде, Озынлар авыл биләмәсендә 2018 елда шул ук Программа буенча алынган тракторга махсус корылмалар сатып алынды, ә Яңа Чишмә авылында янгын сүндерү максатында елның теләсә кайсы вакытында су алу өчен янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганагы булдырылды.
Урындагы башлангычларга ярдәм программасында архангельлеләр агымдагы елда да актив катнаша. Аның ярдәмендә авыл җирендәге байтак көнүзәк проблемаларны хәл итәргә мөмкин булуын алар яхшы аңлый.
Фото: Архангель районы хакимияте.