

Дәүләт банкының Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Кашапов хәбәр иткәнчә, төзүчеләргә кредит бирүнең үсеш пигы декабрь аена туры килгән. Бу яңа проектларны гамәлгә ашыру башлану белән бәйле.
- Яңа проектларны эшләтеп җибәрү исәбенә кредит килешүләренең суммасы 15 проценттан күбрәккә артты. Иске кагыйдәләр буенча төзелә торган объектлар тапшырылган саен, шулай ук эскроу-счетлар кулланып торак төзелешенең яңа проектларын гамәлгә ашыру барышында республикада проект финанславы күрсәткечләренең үсеш темплары тизләнер дип көтелә, - дип өстәде Марат Кашапов.
Республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагы алдында торак төзү һәм файдалануга тапшыру темпларын арттыру буенча амбициоз бурычлар тора, аларны төзүчеләрнең, банкларның һәм үсеш институтларының стратегик партнёрлыгыннан башка хәл итеп булмый.
- Эскроу-счетына күчү вакытында кайбер кыенлыкларга карамастан, соңгы еллар динамикасы төзүчеләрнең банк секторы белән үзара килешеп эшләвен күрсәтә. Бу безгә узган елда торак тапшыру буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде, өч миллион квадрат метрга якын мәйданда тарихи максимум урнаштырып, гражданнарыбызны яңа һәм уңайлы торак белән тәэмин итү мөһим, - дип өстәде министр урынбасары.
Фото: pravitelstvorb.ru