

Менә шуларның берсе. Нефтекама шәһәрендә яшәүче Вадим Вәлитов республика Башлыгы Радий Хәбиров битендә, кардан тазартылмау аркасында Апрель тыкрыгы буйлап йөреп булмый, дип язган. Мөрәҗәгать 12 февральдә булган.
“Танып” җәмгыяте хезмәткәрләре шул ук көнне тыкрыкны чистарткан. Һәм алар ул көнне бу урындагы башка участокларны да чистартырга планлаштырганнар, дип өстәделәр. Вадимның шикаяте коммунальшиклар планнары белән туры килгән. Хезмәттәшләргә оператив эш өчен рәхмәт.
Кагыйдә буларак, коммуналь хезмәтләр беренче чиратта юлларны кардан һәм боздан тазарта, аларга кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге бәйле, ә аннары тыкрыкларга, ихаталарга күчә.
Тирә-як кардан чистартылмаса, кая мөрәҗәгать итәргә?
Үзеңнең идарәче компанияңнең "кайнар линия"се номеры һәм сезнең районның рәсми сайты аша;
уфалылар гариза бирергә мөмкин: бердәм шәһәр колл-үзәге номеры: 8 (347) 277-09-11;
Ufahotbot телеграм-боты җылыту мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә иде, хәзер территорияләрне җыештыру буенча да.
Ял көне булуга карамастан, Башкортстанның ЦУР дежур торучылары эшләвен дәвам итте һәм республика халкының проблемаларына оператив рәвештә җавап бирде.
#ЦУРБашкортостана #решаемвместе
Фото: “ВКонтакте”