+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 февраль 2022, 16:05

Ратмир Мәүлиев Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын үтәячәк

14 февральдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәре Советының чираттан тыш сигезенче утырышында катнашты.

Ратмир Мәүлиев Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын үтәячәкРатмир Мәүлиев Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын үтәячәк
Ратмир Мәүлиев Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын үтәячәк
Шәһәр Советы депутатлары Сергей Грековның отставкасын кабул итте һәм Ратмир Мәүлиевны Башкортстан башкаласы мэры вазыйфасын башкаручы итеп сайлады.

Уфа шәһәр Советы утырышы барышында Радий Хәбиров Сергей Грековка шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфасында башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм элекке мэрның Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булып эшен төбәк Хөкүмәте вице-премьеры рангында дәвам итәчәген билгеләп үтте.

– Сезнең эш җиңел булмаган вакытка туры килде. Башкала үсеше коронавирус пандемиясе шартларында Уфа идарә командасының зур тырышлыгын таләп итте. Һәм ул бу йөкләмәләрне уңышлы башкарып чыкты. Моның өчен зур рәхмәт әйтәсем килә, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. - Сергей Николаевич, Сезнең тәҗрибәгез бөтен республика үсеше өчен бик мөһим. Үсешнең хәзерге этабында без Русия һәм чит ил инвестицияләренә, Башкортстанның ил төбәкләре арасында алдынгы позицияләр яулавына мохтаҗ. Мин ышанам, Сез бу максатларга ирешә аласыз.

Югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен Радий Хәбиров Сергей Грековка Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын тапшырды.

Үз чиратында, Сергей Греков төбәк Башлыгына, шәһәр Советы депутатларына һәм Уфа халкына актуаль шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк Башлыгы шулай ук Уфаны алга таба үстерүнең төп бурычларын билгеләде.

– Уфада республика халкының чиреге яши. Шәһәр үсеше дә, һичшиксез, шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып төзелергә тиеш. Барыннан да элек, еллар буе тупланган иске проблемаларны хәл итәргә кирәк. Шул ук вакытта башкаланың киләчәгенә стратегик караш бик мөһим, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. - Шәһәрдә берничә эре инфраструктур проект гамәлгә ашырыла инде – Көнчыгыш чыгу юлы, «Көньяк капкалар» транспорт коридоры, Забелье һәм Зауфимье территорияләре төзелеше. Һәм, әлбәттә, төп бурычларның берсе - Уфаның 450 еллыгына әзерлек.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Ратмир Мәүлиев кандидатурасын муниципалитет башлыгы вазыйфасына тәкъдим итү – уйланылган карар.

- Безнең Уфаны илнең иң яхшы шәһәрләре рәтенә чыгару буенча амбицияле бурычыбыз бар. Моның өчен төбәк башкаласы башлыгы вазыйфасына эре муниципалитет җитәкчелегенең уңышлы тәҗрибәсе булган энергияле кеше кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Ратмир Рәфил улы Нефтекама хакимияте башлыгы вазыйфасында үзенең компетентлыгын исбатлады. Ул җитәкче булган вакытта шәһәр җитди рәвештә үзгәрә башлады. Шуңа күрә аны, мэр бурычларын да йөкләп, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләп кую - ул муниципалитетның идарә командасын ныгытуда мөһим адым.

Уфа Советы утырышы ахырында Ратмир Мәүлиев кабул ителгән карарлар өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм республика җитәкчелеген шәһәр үсеше мәсьәләләрен хәл итүгә җаваплы караячагын ышандырды.

– Бу - минем өчен зур җаваплылык. Уфаның идарә командасының шәһәр халкы өчен нәтиҗәле эшләячәгенә һәм Башкортстан башкаласын 450 еллыгына уңышлы әзерләячәгенә ышанам, – диде Ратмир Мәүлиев.

Фото: првительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас