Уфа шәһәре хакимияте җитәкчесе Сергей Греков вазыйфасыннан китте. Бу хакта кичә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. “Сергей Грековның тырышлыгы, компетенциясе һәм тәҗрибәсе безгә Мәскәүдә бик кирәк булачак. Мин аңа Башкортстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле Вәкиллеген республика Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасында җитәкләргә тәкъдим иттем. Бу вазыйфа нәкъ менә аның иң яхшы сыйфатларын: һөнәри осталыгын, кешелеклелеген, бизнес-проектларда зур тәҗрибәсе булуын таләп итә”, — диде республика Башлыгы.
Моңа кадәр Нефтекама шәһәре мэры булып эшләгән Ратмир Мәүлиев Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнәчәк. Бу карар башкала Советы утырышында кабул ителер, дип көтелә. Радий Хәбиров белдерүенчә, Ратмир Мәүлиевка Уфа хакимиятен җитәкләргә ул үзе тәкъдим иткән. “Беренчедән, мин Ратмир Рәфил улына аның эше өчен рәхмәт белдерәсем килә. Нефтекама, чыннан да, икътисади планда да, төзекләндерү җәһәтеннән дә, шәһәр халкы белән яхшы коммуникацияләр ягыннан да әйдәүче позициядә тора, һәм монда команданың өлеше зур”, — диде ул.
Башкортстан Башлыгы төбәктә коронавирус таралуга бәйле вәзгыятьне “гади түгел” дип атады. “Киеренке режимда тагы бераз вакыт эшләргә туры киләчәк”, — диде ул. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә,
COVID-19 инфекцияле кешеләрнең гомум саны 164708гә җиткән. Бер тәүлек эчендә янә 3780 якташыбызда шушы диагноз расланган. Амбулатор дәвалауда авыручыларның абсолют рекорды — 23413 кеше. Стационарларда дәваланган 327 пациентның 23е — авыр хәлдә.Республикада ковид-пациентлар өчен койка фонды арттырылган. Бу районнарда госпитальләштерү кирәк булган авырулар санының артуы белән бәйле. “Бүген 3250 койка җәелдерелгән, аларның 81 проценты тулы”, — диде министр. Шулай ук төбәктә вакциналау дәвам итә. “Спутник М” вакцинасын 12-18 яшьлек 2759 үсмер ясаткан, шуларның 14енә инде икенче компонент эшләнгән.
Чарада Радий Хәбиров транспорт реформасындагы яңа этап турында игълан итте. “Без яңа техника сатып алучы шәхси пассажирлар ташучы предприятиеләр җитәкчеләре белән аралаштык. Уфада, республикада транспорт өлкәсе үсеше икенче этапка чыга. Без нормаль автопарк булдыру бурычын куйган идек. Хәзер Уфада хәрәкәт итүче автомобильләрнең уртача яше — өч-дүрт ел. Ә өч ел элек кенә 10 елдан артык иде, башкалада иске, сыйфатсыз, тутыккан техника йөри иде”, — дип белдерде төбәк Башлыгы.
Республикада 2014 елдан башлап былтыр беренче тапкыр миграция үсеше уңай юнәлеш алган. Былтыр беренче яртыеллыкта Башкортстанга килүчеләр саны китүчеләрдән 330 кешегә күбрәк булган. Аннан соңгы айларда да тотрыклы үсеш күзәтелә. Бу хакта киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерде. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, республика 2021 ел өчен үзенчәлекле өч рекорд куячак: 8 ел эчендә беренче тапкыр халыкның миграцион артуы белән тәмамланачак. Статистика органнары мәгълүматларына караганда, 11 ай йомгаклары буенча гына да миграция үсеше 7963 кеше тәшкил иткән; 2000 елдан башлап беренче тапкыр төбәкара миграция (Русия чикләрендә) сальдосы күзәтелә, ул 265 кеше тәшкил итә; 5 ел эчендә беренче тапкыр мәгариф миграциясе буенча үсеш билгеләнә: +2740 кеше.
Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев законсыз реклама конструкцияләренә каршы көрәш турында чыгыш ясады. Бу юнәлештә былтыр 9 айда башкарылган эш нәтиҗәсендә мондый конструкцияләр саны 304тән 170кә кадәр кимегән. 2020 елда аларның саны 2000нән артык булган. Бүгенге көндә проблемалы нокталар булып Уфа шәһәре (40), Әбҗәлил районы (33) һәм Краснокама районы (32) кала. “Сибай белән эшләү яхшы нәтиҗәләргә китерде. Былтыр шәһәр антилидер иде. Шәһәр хакимияте белән берлектә эшләү нәтиҗәсендә күләгә зонасыннан 70тән артык реклама конструкциясен чыгардык”, — дип белдерде Максим Ульчев. Ул, шулай ук, тышкы рекламаның икътисади нәтиҗәлелеген күтәрү ысуллары турында бәян итте.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.