Гамалея исемендәге үзәкнең директоры Александр Гинцбург белдерүенчә, Мәскәүдә 6-11 яшьлек балалар арасында коронавирус эләктермәгән һәм антитәнчекләре булмаган бала калмаган. Бу хакта "Интерфакс"хәбәр итә.
Галим сүзләренчә, мондый факт "Спутник М" вакцинасын сынау өчен ирекле кешеләрне эзләү барышында ачыкланган. "Коронавирус белән очрашмаган кешеләрне табып булмый. Аларны Мәскәүдән, зур шәһәрләрдән ераграк эзләргә дигән уй да бар иде, ләкин үзегез дә аңлыйсыздыр, оештыру эшләрен тормышка ашырырлык түгел", — ди Гинцбург.
Хәзер, галим аңлатып узганча, Гамалея үзәгенә сынаулар протоколын үзгәртергә — антитәнчекләрнең аскы чиген 0 түгел, ә 100 BAU ясарга туры киләчәк.
"Без хәзер кичекмәстән протоколга төзәтмә бирәбез, тиз арада рөхсәт бирерләр дип өметләнәм", — дип белдерә Александр Гинцбург. Аның сүзләренә караганда, вакцинаны тикшерү вакытына бу хәл берничек тә йогынты ясамаячак һәм өч атнадан сынау башланырга тиеш.
Фото: Константин Андреев “ТАСС”.