+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 февраль 2022, 15:25

Сергей Греков — Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле

Премьер-министр Андрей Назаров мөһим карарлар турында хәбәр итте.

Сергей Греков — Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкилеСергей Греков — Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле
Сергей Греков — Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Умарпаша Ханалиевны — республиканың Инвестиция эшчәнлеге буенча махсус вәкиле, ә Сергей Грековны Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Бу мөһим карарлар турында бүген, 16 февральдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.

Андрей Назаров, яңа вазыйфада Умарпаша Йосып улын тәкъдим итеп, аның Тулы вәкаләтле вәкил вазыйфасында нәтиҗәле эшен билгеләп үтте, аның бәһасез тәҗрибәсе һәм зур компетенцияләре республикага яңа эш фронтында кирәк булачагын ассызыклады.

Премьер-министр әйтүенчә, узган елның 9 аенда Башкортстан Идел буе федераль округында икенче һәм Русиядә 12нче урынны алган. Быел илгә һәм республикага инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән эре проектлар буенча эшләү, Башкортстан мәнфәгатьләрен халыкара аренада таныту белән шөгыльләнү һәм 400-420 миллиард сумлык капитал салуга җитү планлаштырыла.

Сергей Грековны Башкортстанның Русия Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле — Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп кую турындагы карарын шәрехләп, Андрей Назаров Сергей Николаевич гомеренең һәм карьерасының туган Башкортстан үсеше белән бәйле булуын билгеләп үтте. Республика Премьер-министры Сергей Греков алдында яңа, киң колачлы офыклар ачылуын һәм амбициоз бурычлар куелуын әйтте, аларны хәл итү өчен Вәкаләтле вәкиллекнең депутатлар корпусы, федераль һәм республика хакимият органнары, оешмалар һәм чит ил партнерлары белән сыйфатлы хезмәттәшлеген төзергә кирәк булачак.

Андрей Назаров Умарпаша Ханалиев һәм Сергей Грековның нәтиҗәле эш алып барачагына ышаныч белдерде.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас