

"Исегезгә төшерәбез, подъездларны комплекслы ремонтлау программасы буенча халык үз акчаларын ремонтка кертми, барысын да республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына эшлибез, - ди республика Башлыгы. - Бу программа таләпләренең берсе - эшләрне шунда яшәүчеләр белән мәҗбүри килештерү. Безгә халыкның диварлар төсен, дизайнын үзләре сайлавы, сыйфатны күзәтүе мөһим. Без ишекләрне ремонтлыйбыз, беренче катларда керамик плитка җәябез, яңа тамбур ишеге, пластик тәрәзәләр, почта тартмалары, энергияне саклый торган яктырткычлар урнаштырабыз, шулай ук диварларны һәм түшәмнәрне штукатурлыйбыз. Подрядчылар ремонт эшләрен бу мөмкин булган урыннарда быел башладылар да инде, калганын көннәр җылыну белән дәвам итәчәкбез.
Өстәмә рәвештә ремонт уздырылачак муниципалитетларның якынча исемлеген тәкъдим итәбез. Менә алар:
Уфа - 173;
Агыйдел - 19;
Нефтекама - 27;
Октябрьский - 29;
Күмертау - 21;
Сибай - 37;
Салават - 20;
Стәрлетамак шәһәре - 121подъезд;
Хәйбулла районы - 50 подъезд һ. б.
Республика буенча барлыгы 958 подъезд ремонтланачак".
Фото:"ВКонтакте"