+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2022, 15:44

Башлык килсә, булдырыр!

Башкортстанның төньяк-көнчыгышында, Салават районының Мөрсәлим авылында үзгәрешләр бармы?

Башкортстан Башлыгының эш сәфәре "Республика LIVE" программасының беренче чыгарылышларыннан берсе була. Авыл клубы бинасы тузган, аның буенча "Инцидент-менеджмент" системасында шикаятьләр булган инде. Концерт, халык белән аралашу оештырлыган. Радий Хәбиров авылга яңа мәдәният йорты кирәк, дигән йөкләмә бирә.

Ике елдан соң аны ачтылар. Хәзер анда тормыш кайный. Конкурслар, викториналар, концертлар бара. Мөрсәлим авылында яшәү үзәге ул клуб. Һәм бу тылсымлы таяк эше түгел. Бу - титаник хезмәт. Гомумдәүләт проекты кысаларында федераль акчалар да җәлеп ителгән.

Радий Хәбиров әлеге эш сәфәре турында Башкортстан юлдаш телевидениесенең "Сәләм" программасына сөйли.

Өч елдан артык элек төбәк Башлыгы республиканың барлык районнарында да эшлекле сәфәрләр белән булды. Беренче чиратта Радий Хәбиров кешеләрне тыңлады. Йөкләмәләр бар, аларга бер ел, ике ел вакыт бирелә. Бу - масштаблы социаль объектлар, федераль акчаларны җәлеп итү, смета, проектлар. Заманча, матур, бөтен уңайлыклары булган мәктәп барлыкка килсен өчен вакыт кирәк. Әмма бер генә йөкләмә дә югала алмый.

Исегезгә төшерәбез, «Республика LIVE» программасы һәр пәнҗешәмбе көнне 22:00 сәгатьтә Башкортстан юлдаш телевидениесендә чыга. Бүген программаның 422нче чыгарылышы күрсәтеләчәк. Тема - проблемалы, пассажирлар ташу.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас