

– Без халыкның ПЦР-тест нәтиҗәләрен алу белән бәйле проблемаларын хәл итәбез. 680 мөрәҗәгатьнең һәркайсын тикшерәбез, сәбәпләрен табабыз һәм эшне яхшыртабыз. Соңгы 16 көндә 400 меңгә кадәр анализ тикшерелде, - ди Башкортстанның Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. - Төп сәбәп февраль башында поликлиникаларга, амбулаториягә һәм лабораторияләргә моңарчы күрелмәгән йөкләнеш булу белән бәйле.
– Бу катлаулы көннәрдә безгә киләчәген медицина белән бәйләгән яшьләр бик зур ярдәм күрсәтте, – диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - бу катлаулы вакытта сәламәтлек саклау системасы өзеклекләр тудырмады.
Төбәк җитәкчесе вице-премьер Максим Забелинга дәүләт һәм ведомство бүләкләре һәм аерым хөрмәтләү билгеләре белән бүләкләү өчен табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм ашыгыч ярдәм автомобильләрен йөртүчеләрнең исемлекләрен әзерләргә кушты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына табибларны һәм фельдшерларны матди кызыксындыру программаларын эшләп бетерергә кушты.
Сәламәтлек саклау системасында кадрлар мәсьәләсе буенча фикер алышуны дәвам итеп, биредә медицина колледжларының филиаллары челтәре эшенЭ анализланды. Республика 2 меңнән артык фельдшер-акушерлык пунктын саклап калды, соңгы елларда аларны этаплап алыштыру, ремонтлау һәм яңаларын төзү эшләре бара. 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында 151 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылды. Яңа ФАПлар өчен белгечләр кирәк булачак.