+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2022, 15:25

Җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән

17 февральдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның 41нче пленар утырышы эшендә катнашты.

Җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегәнҖинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән
Җинаятьчелек дәрәҗәсе кимегән
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - хокук тәртибенең торышы һәм 2021 елда республика буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында отчет булды, аны министр Роман Деев тәкъдим итте.

Әйтик, узган ел республикада җинаятьчелекнең гомум активлыгы 6,2 процентка кимегән. Өзеклекләр, талаулар, төрле урлашулар саны кимү тенденциясе саклана. Профилактик хезмәтләрнең нәтиҗәле эше урам һәм көнкүреш җинаятьчелеген, балигъ булмаганнарның хокук бозуын, шулай ук исерек хәлдә кылынган җинаятьләрне киметүгә ярдәм итте.

Бу юнәлештә видеокүзәтү системаларын куллану мөһим. Алар ярдәмендә 2,5 меңгә якын җинаять ачылган - бу, 2020 елга караганда, 961гә күбрәк. Роман Деев билгеләп үткәнчә, видеокүзәтү системалары ярдәмендә урам җинаятьчелеген 15 процентка киметүгә ирешелгән.

Гомумән алганда, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җәзаның котылгысыз булуын тәэмин итүгә алынган курс узган еллардагы 1,5 меңгә якын җинаятьне ачарга һәм 28 мең хокукка каршы гамәл кылуда гаеплеләрне ачыкларга мөмкинлек биргән.

Радий Хәбиров республиканың хокук саклау органнарына 2021 елда нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Без һәр елны теркәлгән җинаятьчелекнең кимүен күрәбез. Узган ел да искәрмә булмады. 6,2 процент - бик яхшы күрсәткеч. Бу - барлык дәүләт хакимияте органнары һәм полициянең уртак эше нәтиҗәсе, - диде төбәк җитәкчесе. - Хәвефсезлекне тәэмин итү - тормыш сыйфатының иң мөһим күрсәткечләренең берсе. Кешеләрнең урамга тыныч кына чыгу, парк, скверлар буйлап йөрү, үз балаларын ишегалдында уйнату мөмкинлеге булырга тиеш. Җәмәгать урыннарында җинаятьчелек кимү тенденциясе безне куандыра.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика ихаталарда һәм урамнарда видеокүзәтү камераларын урнаштыруга финанслауны арттырачак.

- Камералар эше нәтиҗәсендә ачылган җинаятьләр саны сизелерлек артты. Бу бик яхшы корал, безгә аны һичшиксез үстерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - бу видеокүзәтү системалары буш тормасын. Моның өчен камералардан кергән мәгълүматны эшкәртү һәм саклау инфраструктурасын камилләштерергә кирәк.

Республика җитәкчесе хокук саклау органнары белән уртак эшнең мөһим юнәлешләре арасында юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүне атады.

– Соңгы ике елда без моңарчы күрелмәгән сикереш ясадык. 2022 елның 1 мартыннан безнең юлларда 1 815 камера эшләячәк. Беренче чиратта, алар тизлек режимын көйләргә ярдәм итәчәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Моннан тыш, республикада юл төзелеше күләме зур, федераль трассаларда проблемалы участоклар дүрт полосага кадәр киңәйтелә. Һәм бу да, һичшиксез, нәтиҗә бирәчәк.

Радий Хәбиров Башкортстан буенча эчке эшләр министры докладын игътибар белән өйрәнергә, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлекне үстерү һәм хәвефсезлекне тәэмин итү буенча өстәмә чараларны финанслау мәсьәләләре буенча республика Хөкүмәтендә тәкъдимнәр әзерләргә һәм киңәшмә үткәрергә кушты.
 
Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас