

Республиканың капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Руслан Цагельник Евразия китапханәсе төзелешенә 2022 елның августында керешәчәкләре турында сөйләде.
- Евразия китапханәсе күпфункцияле объект, республика масштабындагы чаралар уздыру урыны булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. - Ул Уфаның чагу бизәге булырга тиеш. Фасадның төсләр гаммасын, бинаның витражын һәм бизәлешен уйлау бик мөһим.
2022 елның маенда төзүчеләр булачак Спорт көрәше үзәге мәйданчыгына чыгачак. Бу хакта оештыру комитеты утырышында республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров хәбәр итте.
Уфаның 450 еллыгына яңартылган Урыс драма һәм курчак театрлары ишекләрен ачачак. Шулай ук планнарда - Дәүләт циркы бинасын реконструкцияләү. Киңәшмәдә төзелеш-монтаж эшләрен башкару тәртибен һәм вакытын билгеләделәр. Курчак театрын ачу 2023 елның декабренә билгеләнде.
- Уфаның 450 еллыгына эш масштабы искиткеч зур, - диде Радий Хәбиров, фикер алышуга йомгак ясап. - Иң мөһиме - барысы да синхрон һәм килешеп эшләргә тиеш, төзүчеләр үз вакытында эшләргә өлгерсен, ә уфалылар һәм башкала кунаклары вакыйгаларны белеп торсын.
Фото: glavarb.ru