

"Уфага Италиянең "Делимобиль" каршерингы кайта. Ул, пандемия башлангач, чикләүләр аркасында зыян күрүдән куркып киткән иде. Хәтерлисезме, ул вакытта барысы да өйдә изоляциядә утырды?
Гомумән, хәл нормальләшә - һәм итальяннарның карары моны раслый. Апрельдә "Делимобиль" республикада 500 машинага зурайтылган автопарк белән автомобильләр арендалау буенча сервис эшләтеп җибәрәчәк. Без компаниягә нигез салучы һәм бер үк вакытта Русия-Италия сәүдә палатасы президенты Винцецо Трани белән очрашу вакытында узган ел бу хакта килештек. Болар барысы да республика халкы уңайлыгы күзлегеннән генә түгел; шәһәр урамнарында каршеринг машиналары аңа халыкара бизнес үзен уңайлы хис итә торган мегаполис сыйфатларын бирә. Бу тойгыны кулларың белән капшап карарга кыен, ул я бар, я ул юк. Ышаныгыз, бу башка инвесторларны җәлеп итү өчен бик мөһим.
Сервис апрель башында, Италиянең Русиядәге илчесе Джорджо Стараченың республикага сәфәре вакытында эшләтеп җибәреләчәк. Делегацияне Италия бизнес-миссиясе озата барачак. Аның вәкилләре белән без, һичшиксез, яңа проектлар турында фикер алышачакбыз. Якын киләчәктә аларны мөмкин кадәр күбрәк эшләтеп җибәрү өчен барысын да эшләячәкбез", - дип язды "Фейсбук"та Андрей Назаров.
Фото: "Фейсбук"