+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 февраль 2022, 12:25

Быел яз ничек килә?

Борынгылар моны бүгенге көн торышына карап белгән.

Быел яз ничек килә?
Быел яз ничек килә?

Борынгылар, бүгенге көн торышына карап, язның ничек киләчәген сынаган. Көн бүгенгедәй кояшлы, җылы булса, кыш инде узды, язны көтәргә кирәк, дигәннәр. 18 февральдә мәче аяк астында бөтерелеп йөрсә, димәк, тиздән көннәр җылыначак, дигән сынамыш та бар. Өйдә песиегез булса, искә алыгыз.

Әгәр бу көнне бик салкын булса, яз көннәрендә явым-төшем — күп, ә җәйдә, киресенчә, аз булачак икән. Халыкта шундый сынау да бар: кошлар көньякка таба карый икән — язны карыйлар, ягъни тиздән һава торышы җайга салыначак. Әгәр алар төньякны күзәтсә — көчле салкыннар көтегез. Әгәр бу көнне чатлама суык икән — җәй эссе булыр, дигән сынамыш та бар. Әйдәгез, синоптиклар фаразларына да колак салыйк әле.

“Башгидрометүзәк” хәбәр итүенчә, 18-19 февральдә республикада көчле җил көтелә, аерым районнарда ул секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Юлларда урыны белән томан төшәчәк.

Бүген, 18 февральдә, көн явым-төшемсез булачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы көндез -3, -8 градус.

Иртәгә, 19 февральдә, көндез республиканың төньяк-көнбатыш районнарында бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә -8,-13, аязыткан вакытта -18 градуска кадәр, көндез 0, -5°, урыны белән -10°кадәр.

Фото: fishki.net

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: