+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
19 февраль 2022, 13:45
Эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы эшли
Уфада Луганск һәм Донецкидан эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы төзелде.
Эвакуацияләнгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы эшли
Уфада "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге каршында Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнеп килгән гражданнарга иҗтимагый ярдәм күрсәтү штабы төзелде.
«Ярдәм күрсәтүгә җавап биргән барлык иҗтимагый оешмаларга рәхмәтлемен, - ди иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе, «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Насретдинов. Донецк һәм Луганскидан эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтүне оештыруга оператив рәвештә «Төнге бүреләр» мотоклубы, Шәйморатов исемендәге ирекле ярдәм отряды, "Сугышчан туганлык", "Опора России", "Эшлекле Русия", Башкортстан митрополиясе Уфа епархиясенең яшьләр бүлеге, Евразия халыклары ассамблеясы, "Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе волонтерлары, "Бердәм Русия" партиясенең "Безнең хәстәрлек" волонтерлары, "Җиңү волонтерлары", Башкортстан диния нәзарәте волонтерлары, партия тарафдарлары һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре кушылды.
Ситуацион үзәкнең телефон номеры-8 (347) 218-19-19. Шалтыратулар 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Уфаның барлык битараф булмаган кешеләре балалар, хатын-кызлар һәм өлкән буын өчен җылы әйберләр, шәхси гигиена чаралары, канцтоварлар, озак сакланучы продуктлар алып килә ала. Саклау вакыты аз булган азык-төлекне китермәүләрен сорыйлар. Исемлек эвакуацияләнгән гражданнарның теләген исәпкә алып актуальләштереләчәк.
Гуманитар ярдәм Уфа шәһәре, Цюрупа, 17 адресы буенча кабул ителә.
Дүшәмбе-җомга - 09.00-21.00 сәгатьтә.
Шимбә-якшәмбе - 9.00-18.00 сәгатьтә.
Башкортстан Республикасының «Бердәм Русия» партиясенең барлык урындагы бүлекчәләрендә гуманитар ярдәм җыю нокталарын оештыру өстендә эш алып барыла.
Шулай ук штаб һәм колл-үзәк эшендә ярдәм итәргә әзер булган волонтерлар таләп ителә. 8 (347) 218-19-19 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.
Фрто:
https://ru.wikipedia.org
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"