+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
19 февраль 2022, 12:25
"Туганнар бер-берсенә ярдәмләшергә тиеш!"
Башкортстан Республикасының Сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары (хаклы ялдагылар) иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Шәрипов Башкортстанның Донбасс халкына ярдәменең мөһимлеге турында үз фикерен белдерде.
"Туганнар бер-берсенә ярдәмләшергә тиеш!"
"Донбасста беренче тапкыр конфликт килеп туган вакытта да без читтә калмадык. Бөек Ватан сугышы вакытында Башкортстан Ленинградтан эвакуацияләнгән бик күп халыкны үзендә сыендырган иде. Күпләре безнең республиканы үз итеп, монда яшәргә дә торып калдылар. Тагын Башкортстан белән Донбассны 112нче Башкорт кавалерия девизиясе командиры, генерал Миңнегали Шәйморатов тарихы да бәйли. Без туганнар кебек. Хәвеф килгәндә туганнар бер-берсенә ярдәмләшергә тиеш. Шуңа күрә бу очракта да Башкортстан читтә кала алмый", - диде Валерий Мөхәммәт улы.
Фото:
https://bashkortostan.er.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"