

“Бүген иртәдән бирле Уфада яшәүче битараф булмаган кешеләр кабул итү пунктына беренче кирәк-ярак әйберләрен китерде”, - дип сөйләде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Руслан Насретдинов.
Мәсәлән, уфалы Фәридә Бәширова штабка беренче булып балалар, үсмерләр, хатын-кызлар өчен биш пакет әйбер алып килде.
"Донецктан һәм Лугансктан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм кирәклеген белдем. Башкортстан Республикасының барлык халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Әйдәгез, бу кешеләр өчен кирәкле әйберләрне җыюда актив катнашыйк. Булдыра алганча барысына да ярдәм итәрбез. Безнең белән мондый хәл була күрмәсен, Ходай язмасын", - дип уртаклашты хатын күз яшьләре белән.
"Радиодан җәмәгать ярдәме штабының Луганск, Донецк республикалары халкына гуманитар ярдәм җыелуын ишеттем. Ярдәм итәргә булдым. Ярмалар, макароннар, көнбагыш мае, консервалар сатып алдым", - диде Уфада яшәүче Мирхәт Гайсин.
Яшь буын да битараф калмады. Дмитрий Ищиреков һәм Евгений Коровин шәхси гигиена товарлары, азык-төлек җыелмалары алып килгәннәр. Яшьләр мондый хәлдә читтә кала алмаулары һәм, һичшиксез, тагын берничә тапкыр ярдәм итәчәкләре турында белдерде.
"Социаль челтәрләрдән Луганск һәм Донецк халкына гуманитар ярдәм таләп ителүе турында белдек. Кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, бигрәк тә шундый авыр вакытта”, - диде Дмитрий Ищиреков.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясенең урындагы бүлекчәләрендә Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм штабы каршында гуманитар ярдәм җыю буенча пунктлар булдырылды. Республика башкаласында ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.
Шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең барлык 63 бүлекчәсендә дә мондый пунктлар эшли. Тулырак исемлекне сылтама буенча карарга мөмкин:
https://bashkortostan.er.ru/activity/news/v-bashkortostane-sozdali-punkty-po-sboru-gumanitarnoj-pomoshi-dlya-evakuirovannyh-grazhdan-lnr-i-dnr
Эш режимы дүшәмбе - җомга: 09.00 - 21.00 сәгатькә кадәр;
шимбә - якшәмбе: 09.00 - 18.00 сәгатькә кадәр.
Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге телефоны: 8 (347) 218-19-19.
Шалтыратулар көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.