

"Стәрлетамак районы халкы һәрвакыт ярдәмгә әзер - бу стәрлетамаклыларның аерым билгесе!" - дип язган үз битендә район хакимияте башлыгы Әнвәр Абрәфыйков. Ул, районның эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү өчен ничек әзерләнүен шәхсән үзем контрольдә тотам, дип ассызыклаган.
Кушнаренко районында гуманитар ярдәм кабул итү пунктын ачтылар. Ул Октябрь урамы, 60нчы йорт адресы буенча район үзәгендә урнашкан. Биредә Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килүчеләргә ярдәм күрсәтергә әзерләр.
Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, Языково авылында гуманитар ярдәм дүшәмбедән, 21 февральдән, кабул ителә башлаячак, дип язган. Хәйриячеләр анда беренче кирәк-ярак әйберләрен алып килә алачак.
Бүздәк районында беренче чиратта кирәк булачак балалар әйберләрен һәм өске киемнәрне җыю игълан ителде, аларны 21 февральдән "Гаилә" үзәгендә кабул итәчәкләр. Бу хакта хакимият башлыгы Илнур Игдиев язган.
Исегезгә төшерәбез, республикада эвакуацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен оперштаб тактасы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча булдырылган. "Башкортстанга киләчәк Донецк һәм Луганск халкы медицина ярдәменә, вакытлыча сыену, эш, укыту һәм дәвалануга өметләнә ала”, - дип хәбәр итә Башкортстан ЦУРы.