Якын көннәрдә республика беренче эвакуацияләнеп килүчеләрне кабул итәчәк. Бу - ике меңгә якын кеше. Донбасстан беренче төркем республикага 22 февральдә киләчәк. Башкортстанда мобиль урнаштыру пунктлары җәелдерелгән, Ситуацион үзәк эшли.
Ситуацион үзәккә эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләрдән күпме шалтырату кергән? Республиканың кайсы районнарыннан һәм шәһәрләреннән ешрак шалтыраталар? Башкортстанда яшәүчеләр нинди ярдәм тәкъдим итә?
Русия Дәүләт думасы депутаты, Ситуацион үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева сүзләренә караганда, 19 һәм 20 февральдә Ситуацион үзәккә Луганск һәм Донецк Халык республикаларының эвакуацияләнеп килгән халкына ярдәм итү һәм аларга яшәү урыны бирү тәкъдиме белән 150 шалтырату килгән. Качаклардан һәм аларның туганнарыннан 15 мөрәҗәгать кабул ителгән.
- Шунысы куанычлы, республика халыкы битараф түгел, каза күрүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Нефтекама, Уфа, Сибай, Яңавыл шәһәрләреннән һәм районнарыннан эвакуацияләнүчеләргә торак һәм эш тәкъдим итеп, акча һәм кием салым, башка кирәк-ярак җыю турында шалтыратулар булды, - ди Римма Әмир кызы.
Ситуацион үзәк көн саен 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли. Уфада 8(347) 218 19 19 телефоны буенча шалтыратырга була.
Фото: bashinform.ru