

- Ике меңнән артык эвакуацияләнүче белән ике эшелон ерак түгел инде. Без «Уфа» станциясенең тимер юл вокзалында мәҗбүри күченүчеләрне каршы алуны тәэмин итәргә һәм вакытлыча урнаштыру пунктларына кадәр илтеп җиткерергә тиеш. Әлегә 17 муниципалитетта өч меңнән артык кеше сыйдырышлы 25 шундый пункт әзер, - диде Андрей Назаров.
Шулай ук, ул хәбәр иткәнчә, Ростовка Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының 10 хезмәткәре очкан, алар Башкортстанга китәргә мәҗбүр булган күченүчеләрне озата кайтачак. Аларның бурычы - беренчел оештыру чараларын тәэмин итү. Хөкүмәт вице-премьеры, республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Башкортстан территориясендә күченүчеләрне кабул итү өчен барлык җаваплы структураларның югары әзерлеге турында сөйләде.
- Вакытлыча урнаштыру пунктлары исемлеге тулысынча эшләнде. Ростовка киткән белгечләр бригадасы килүчеләргә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, коронавируска тест үткәреләчәк. Барлык санитар-эпидемиологик чараларны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тиешбез, - диде Максим Забелин.
Башкортстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Анна Казак хәбәр иткәнчә, барлык вакытлыча яшәү пунктлары белгечләр тарафыннан тикшерелген, һәркайсына җаваплылар беркетелгән. Моннан тыш, киңәшмәдә транспорт белән тәэмин итү, килүчеләрнең туклануын оештыру, шулай ук аларга социаль һәм психологик ярдәм мәсьәләләре буенча да әзерлек торышы билгеләп үтелде.
Волонтерлар сыйфатында республиканың иҗтимагый оешмалары актив катнашырга планлаштыра. Инде 150 тирәсе волонтер Уфаның тимер юл вокзалында күченүчеләр белән очрашуда катнашырга теләк белдерде.
Башкортстан халкы да эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итте. Кире элемтә статистикасыннан чыгып, 19-22 февральдә ярдәм турында барлыгы 132 тәкъдим кергән. Республика халкы бу хакта социаль челтәрләрдә яза, Башкортстан Республикасының Коррупция белән көрәш үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Моннан тыш, Ситуацион үзәккә ЛНР һәм ДНР халкыннан, шулай ук аларның туганнарыннан ярдәм сорап 13 мөрәҗәгать кергән. Елена Прочаковская ассызыклаганча, Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге командасы ярдәм тәкъдим иткән һәркемгә шалтырата һәм мәгълүматларны оператив штабка тапшыра.
- Башкортстан һәрвакыт кунакчыллыгы белән дан тотты һәм бу юлы да искәрмә булырга тиеш түгел. Безгә килгән кешеләр биредә аларны көтүләрен һәм ярдәм итәргә әзер булуларын тоярга тиеш. Безнең бурыч — килеп туган хәлдә мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру, барлык хезмәтләрнең дә тиешле дәрәҗәдә эшләүләрен сорыйм, — дип нәтиҗә ясады Андрей Назаров.