

Бүген Дәүләт думасы депутаты Ризван Корбанов исеменнән “Чиста йөрәк” хәйрия фонды волонтерлары Донецк һәм Луганск халкы өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Алар 11 электр чәйнеге һәм азык-төлек сатып алганнар.
"Хәзер, Донецк һәм Луганск халык республикаларында куркыныч вакыйгалар булганда, кешеләрне туган урыннарыннан эвакуациялиләр, без читтә кала алмыйбыз. Аларга ярдәм кирәк, азык-төлек, су, кием кирәк. Эвакуацияләнгән гражданнар арасында беренче чиратта балалар, хатын-кызлар, өлкән яшьтәге кешеләр. Безнең уртак бурычыбыз - монда һәм хәзер тугандаш халыкка ярдәм кулы сузу, көчләрне берләштерү. Республиканың барлык битараф булмаган кешеләрен ярдәм итәргә һәм гуманитар ярдәм күрсәтергә чакырам", - дип шәрехләде Ризван Корбанов.
"Безнең хәстәрлек" волонтеры Ингил Хәсәнов сүзләренчә, ярдәмгә теләүчеләр көннән-көн арта.
"Уфада яшәүчеләр балалар өчен киемнәр, уенчыклар һәм әйберләр, шәхси гигиена чаралары, озак саклау продуктлары, мендәрләр һәм юрганнар китерә. Битараф булмаган кешеләрнең бик күп булуы сөендерә. Шулай ук мөмкинлеге булганнрны штабка волонтер сыйфатында килергә чакырабыз. Бүгенге көндә теләсә нинди ярдәм артык булмаячак», - дип сөйләде Ингил Хәсәнов.
Фото: "Бердәм Русия"