+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 февраль 2022, 10:35

“Донбасстан килүчеләрне ачык йөз белән кабул итик!”

Республика Донбасс республикаларында яшәүче ике меңгә якын кешене - хатын-кызларны, балаларны һәм картларны кабул итәргә әзерләнә. Аларны бөтен Башкортстан буенча 25 кабул итү пунктында урнаштырачаклар.

“Донбасстан килүчеләрне ачык йөз белән кабул итик!”“Донбасстан килүчеләрне ачык йөз белән кабул итик!”
“Донбасстан килүчеләрне ачык йөз белән кабул итик!”

- Газиз кардәшләрем! Бүген илебезгә, бәла һәм хәсрәттән качып, Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләр килә. Алар үз илләрендә тынычлык һәм иминлек таба алмады. Анда, бөтен халыкара килешүләрне аяк астына таптап, сигез елдан артык кан түгелә. Көнбатыштан бернинди дә ярдәм булмады. Аларны уйлап, андагы хәбәрләрне ишетеп, көн саен җаннарыбыз әрни. Луганск һәм Донецк халык республикаларында яшәүчеләр безнең өчен ят кешеләр түгел. Кунак килгән вакытта әзерләнәбез. Ләкин бүген алар - көтмәгән, вакытлыча гына килүче кунаклар. Кичә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тану турында указга кул куйды. Хәзер бу республикалар ятим төбәкләр түгел, - диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин. - Гасырлар дәвамында бергә яшәдек. Моннан җитмеш ел элек Туган илебезне фашист илбасарларыннан саклау өчен ата-бабаларыбыз бергә кан түкте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Берегез дә иман китермичә җәннәткә керә алмас, бер-берегезне яратмыйча иманыгыз да дөрес булмас. Тынычлык урнаштыра күрегез, бер-берегезгә сәлам әйтегез, үзара мәхәббәттә яшәгез, иманлы булырсыз, дөньядагы тормышыгыз да, мәңгелегегез дә җәннәт булыр”, - дип әйткән.

Туган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләрне илебезнең барлык почмакларында кабул итәләр. Башкортстанда тынычлык, иминлек. Республика җитәкчелеге һәм халык, дини оешмалар җан җылысы, ачык йөз белән аларны кабул итик! Донбасста тиз арада тынычлык урнашса иде, дип телибез, аларга туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булса иде!

Фото: cdum.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас