+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 февраль 2022, 02:35

“Эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзер булырга кирәк!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ДНР һәм ЛНРдан безгә ике меңгә якын кеше киләчәген белдерде.

“Эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзер булырга кирәк!”“Эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзер булырга кирәк!”
“Эвакуацияләнүчеләрне каршы алырга әзер булырга кирәк!”
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичәге атналык оператив киңәш­мәдә республикада Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүчеләрне эвакуация­ләү буенча оператив штаб төзелүе турында белдерде. “Якын арада беренче килүчеләрне кабул итәчәкбез, бу ике меңгә якын кеше. Без мобиль урнаштыру пунктларын җәелдердек инде. Килгән кешеләрне җылы кабул итәргә кирәк, чөнки анда өлкәннәр, хатын-кызлар һәм балалар. Укучылар барлык кирәк-яраклар һәм дәреслекләр белән тәэмин ителергә һәм мәктәпләрдә укуны башларга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы муниципалитет башлыкларына пунктларның хатын-кызлар һәм балаларны кабул итүгә әзерлеген шәхсән тикшерергә кушты. Сәламәтлек саклау министрлыгы республика шифаханәләрен килүчеләрне урнаштыруга әзерләргә тиеш. “Шунысы шатлыклы, Башкортстан халкы Донбасстан килүчеләргә кан бирү һәм ярдәм итү тәкъдимнәре белән үзләре чыкты”, — диде республика җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, 19 һәм 20 февральдә Ситуацион үзәккә ДНР һәм ЛНРдан эвакуацияләнеп килгән халыкка ярдәм итү һәм аларга яшәү өчен урын бирү тәкъдиме белән 50 шалтырату килгән.
 
Радий Хәбиров республикада COVID-19дан вакциналану турында QR-кодларның гамәлдән чыгарылуын белдерде. “Санитар-эпидемиологик хәл без үткәргән чаралар белән берлектә QR-кодларны гамәлдән чыгарырга мөмкинлек бирде. Шул ук вакытта муниципалитетлар башлыкларын кисәтәсем килә: санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү белән бәйле бөтен нәрсә дә мөһим булып кала. Моны күзәтеп торыгыз. Әйе, бездә хәл тотрыклы, әмма кешеләр һаман авырый әле”, — диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстанда коронавирус белән авыручылар саны кими бара: тәүлек эчендә шушы чир 4380 кешедә ачыкланган. Республикада авыручыларның гомум саны 194 меңгә җиткән. Аларның күбесе ковидны җиңел формада кичерә һәм өйдә дәвалана — 37098 кеше, алар барысы да медикаментлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Стационарларда 301 пациент урнаштырылган, аларның 33енең хәлен табиблар авыр дип бәяли. Шул ук вакытта ИВЛга тоташтырылучылар юк. Башкортстанда йогышлы авырулар өчен барлыгы 3500 койка җәелдерелгән, аларның 80 проценты тулы.
 
XXIV кышкы Олимпия уеннарында Башкортстан данын яклаган биатлончы Эдуард Латыйпов Пекиндагы Олимпиадада Русиянең иң титуллы спортчылары исемлегенә керде. Эдуард катнаш һәм ир-атлар эстафеталарында, эзәрлекләү ярышында өч бронза медаль яулады.
Шулай ук, Башкортстанга һәм Русия командасына бронза медальне Уфа шорт-трекчысы Семен Елистратов китерде. Кичә спортчы туган шәһәренә әйләнеп кайтты һәм медальне, традиция буенча, Русиянең Спорт министрлыгы музеена җибәрәчәге турында белдерде. Республиканың спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренә караганда, Башкортстан ил субъектлары арасында медальләр саны буенча дүртенче урында тора, бу урынны ул Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург белән бүлешә.
 
Радий Хәбиров Спорт министрлыгына Башкортстан спортчыларын бүләкләү уңаеннан тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Киңәшмәдә, шулай ук, республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең былтыргы эш йомгаклары, Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган чаралар һәм башка мәсьәләләр каралды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас