

- 2014 елдагы кебек үк, хәзер дә Башкортстан беренчеләрдән булып Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан кешеләрне кабул итә. Башка халыклармы ул, яки башка республикамы - аерма юк, алар - безнең туганнар. Һәркайсыбызның анда туганнары, дуслары яисә иптәшләре бар. Минем, мәсәлән, картәнием аннан.
Иң төп дини кануннарның берсе - “Якын кешеңне үзеңне яраткан кебек ярат”. Без бу кешеләрнең нинди кыенлыклар белән очрашуын аңлыйбыз. Хәзер кыш, салкын, ә аларның балалары я бомбалар яңгыры астында яшәргә, я үз йортларыннан китәргә мәҗбүр. Шуңа күрә безнең вазыйфабыз һәм бурычыбыз - аларны яхшы кабул итү.
Без инде дини җәмгыятебезнең Попечительләр советын җыйдык, без килүчеләргә рухи ярдәм итеп кенә калмаячакбыз, дип фикер алыштык. Яхшы сүзләр белән генә кибеткә барып булмый: җылы кием-салым, җылы ризык-тәгам һәм башкалар кирәк. Мин барыбызны да бергә булырга чакырам, - диде Башкортстанның һәм Уфа шәһәренең баш раввины Дан Кричевский.
Фото: bashinform.ru