+22 °С
Дождь
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
22 Февраля 2022, 10:10
Уфа парклары төзекләндерелә
Республика Башлыгы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә Уфаның парклары турында яза.
Уфа парклары төзекләндерелә
"Урамда яз диярлек, һәм безнең өчен май башында паркларны һәм ишегалларын төзекләндерү эшләренә керешергә тиешле бик җаваплы көннәр җитә. Шуңа бәйле рәвештә быел гамәлгә ашырыла башлаган берничә зур проект билгеләнде.
Беренчесе.
Быел халыкка "Кашкадан" паркын тапшырачакбыз. Без Кашкадан суын чистарттык, хәзер анда су коенырга мөмкин булачак. Моның өчен күлнең пычрануына юл куймау максатында төбен чистартырга һәм тирәнәйтергә, чистарту корылмалары төзергә туры килде. Без бу проектка күп акча, күңел җылыбызны керттек, әмма “Кашкадан“ны Русиядә иң яхшы паркларның берсе итәргә тырышырбыз, дип кабатлыйм. Һәм без бу паркны Уфа шәһәре көнендә ачачакбыз.
Икенчесе.
Димдә яшәүчеләр безгә үзәк паркта тәртип урнаштыру үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Без моңа тотындык һәм җәй һәм көз айларында димлеләр яңа, төзекләндерелгән парк алачак, ул парк сәнгате турындагы заманча күзаллауларга туры килә.
Өченчесе.
Мин сораштыру игълан иттем һәм беренче чиратта нинди паркларга керешергә кирәклеген сорадым. Нефть химиячеләре паркында тәртип урнаштыру өчен халык бик күп тавыш бирде. Без аңа быел керешәчәкбез инде. Паркны ике чиратта төзекләндерәчәкбез. Беренче чиратта - парк үзе, аның яшел өлеше, бу эшне ел ахырына кадәр башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез. Икенче чиратта Нефть химиячеләре Мәдәният сарае каршындагы мәйданны һәм 8нче дәваханә каршындагы скверны төзекләндерәчәкбез", - дип яза Радий Хәбиров.
Фото:
https://vk.com/wall413272232_762546
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"