

“Русиялеләр моны һичшиксез кабул итәчәк. Монда вариантлар була алмый. Кешеләр балалар белән бергә үтерелү хәвефеннән котыла”, - дип билгеләде Маргарита Лянге.
Журналист, шулай ук, Русия хакимиятләренең эвакуацияләнүчеләргә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәген ассызыклады.
"Нәрсә эшләргә мөмкин - барысын да эшләячәкләр, барлык төбәкләрдә дә моны эшли башладылар, - дип билгеләде публицист Маргарита Лянге. - Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләргә аеруча авыр туры килә".
“Атулар, кешеләрнең эвакуацияләнә башлавы турында мәгълүматлар барлыкка килү белән Якутия кебек төрле төбәкләрнең җавап бирүе һәм нинди төбәк күпме кешене кабул итә алуы турында төгәл сөйли башлавы гаҗәпләндерде”, - дип ассызыклады журналистка.
18 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары власте Русиягә халкын киңкүләм эвакуацияләү турында игълан итте.
Фото: “ФедералПресс”