+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2022, 12:19

Муса Гәрәевның 100 еллыгына әзерлек бара

Бүген, 23 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге башлангыч очучылар белеме бирү белән гомуми белем бирү интернат-мәктәбендә булды.

Муса Гәрәевның 100 еллыгына әзерлек бараМуса Гәрәевның 100 еллыгына әзерлек бара
Муса Гәрәевның 100 еллыгына әзерлек бара

Республика Башлыгы Радий Хәбиров интернат-мәктәптә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган юбилей чараларын әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.

- 9 июльдә без данлыклы якташыбыз Муса Гайса улы Гәрәевның - 76нчы гвардия штурмлау авиация полкы эскадрилья командирының 100 еллыгын билгелибез. Ул сугыш тарихында бердәнбер "Алтын йолдыз" бер үк көнне тапшырылган ике тапкыр Советлар Союзы Герое, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сугыштан соң Муса Гәрәев озак еллар республика ДОСААФына җитәкчелек итте, йөзләгән яшь пилотлар әзерләде, актив җәмәгатьчелек эше алып барды, хәрби-патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнде. Муса Гайса улы кебек кешеләрнең үрнәгендә яшьләребез тәрбияләнергә тиеш.

Муса Гәрәевның 100 еллыгына планлаштырылган чаралар турында вице-премьер Ирек Сәгыйтов сөйләде.

Төп чаралар 8 июльдә - геройның туган төбәге - Илеш районында, 9 июльдә Уфада үтәчәк. Муса Гәрәев истәлегенә куелган һәйкәлләр, мемориаль объектлар яңартыла. УГАТУ территориясендәге Миг-19 самолетының постаменты реконструкцияләнәчәк. Бу монументны 1974 елның 7 маенда Муса Гәрәев үзе ачкан.

Быел, шулай ук, Уфада Дан бульвары һәм Муса Гәрәев исемендәге сквер төзекләндереләчәк. Бу турыда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Урал Килсенбаев Дан бульварында Муса Гәрәевка һәйкәл куярга тәкъдим итте. Радий Хәбиров мондый һәйкәрнең Уфа өчен актуаль булуын билгеләде.

Очучыга тагын бер һәйкәл Илеш районында ачылачак.

- 2022 ел районда яшәүчеләр өчен аеруча мөһим. Юбилей уңаеннан мәдәни, спорт һәм патриотик чаралар, конкурслар, күргәзмәләр  үтәчәк. "Китап" нәшриятында Муса Гәрәевның "Штурмовики идут на цель" китабын бастырып чыгару планлаштырыла. Муса Гәрәевның тормышы һәм батырлыклары турында документаль фильм әзерлибез, - дип сөйләде Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин. - Районда очучы исеме белән бәйле урыннарга туристик маршрутлар әзерләнде. Югары Яркәй авылындагы Муса Гәрәев музеенда яңа уникаль экспозиция әзерләнде.

9 июльдә Уфа районының Первушино аэродромында Муса Гәрәевның 100 еллыгына багышланган республика бәйрәме үтәчәк.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас