+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2022, 16:20

Үрнәк алырлык батырларыбыз бар

Без аларның батырлыгын онытмыйбыз.

Үрнәк алырлык батырларыбыз барҮрнәк алырлык батырларыбыз бар
Үрнәк алырлык батырларыбыз бар

Бүген Идел буе федераль округының Русия Герое А.В. Доставалов исемендәге Башкорт кадет корпусы кадетлары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Русия полководецы А.В. Cуворовның гомеренә һәм хәрби батырлыгына багышланган Батырлык дәресе үткәрде.

Белешмә: Александр Васильевич Суворов - урыс полководецы, урыс хәрби теориясенә нигез салучы. Генерал-фельдмаршал, генералиссимус, Рим империясенең изге фельдмаршалы, пьемонт гаскәрләренең бөек маршалы, үз вакытының барлык Русия орденнарының кавалеры. Полковник буларак, ул бер генә сугышны да оттырмаган, күп тапкырлар дошманның сан буенча шактый өстен булган көчләрен тар-мар иткән. Барлыгы 60тан артык сугыш һәм алышлар үткән. Ул кыюлыгы һәм чыдамлыгы белән генә түгел, солдатларны кайгыртуы белән дә билгеле.

Фото: bkkpfo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас