+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 февраль 2022, 12:52

"Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!"

Радий Хәбиров батырлык күрсәткән якташларыбызга Миңнегали Шәйморатов исемендәге орден тапшырды.

"Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!""Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!"
"Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт сезгә!"

Бүген республиканың "Торатау" Конгресс-холлы залында республика Башлыгы Радий Хәбиров хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.
- Хөрмәтле ватандашлар, ветераннар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бүген биредә тынычлыкның кадерен белә торган кешеләр җыелган.
Сүзне мөһим вакыйгадан Русия Президенты Владимир Путинның - Донецк һәм Луганск өлкәләренең аерым республика булуын тануны имзалавыннан башлыйсым килә. Ниһаять, биредә тынычлык урнаштырылачак. Донбасс кешеләре безгә якын. Без аларга шушы катлаулы вакытта ярдәм итәргә әзер. Киләсе елга Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның үлеменә 80 ел тулуны билгеләячәкбез. Ул Донбасс өчен башын салды. Донбасс халкы безнең яугирләрне хөрмәтли.
Илне корал белән генә сакламыйлар. Бүген безнең сәламәтлек сагында торган табибларны, илнең данын яклаган спортчыларны да искә алабыз. Алар да илнең данын күрсәтә.
Кызганычка каршы, ел саен арабыздан ветераннар китә. Алар турында истәлек мәңге күңелләребездә сакланачак.
2020 елда бик матур традициягә нигез салдык. Аны арытаба да дәвам итәчәкбез. Миңнегали Шәйморатов ордены белән батырлык күрсәткән якташларыбызны бүген дә бүләкләячәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Арытаба республика Башлыгы Валентин Солодовник, Ринат Гыймалов, Гүзәлия Вәлиева, Тимур Кәлимуллин, Владимир Максимов, Илнур Мәсәлимов, Айдар Хатмуллингә шушы мәртәбәле бүләкне тапшырды.

"Республикада патриотик тәрбия бирү традициясе бар. Өлкән сыйныф укучылары ел саен шундый укулар уза. Узган елда 4 меңнән күбрәк безнең егетләр илнең Кораллы Көчләр сафларын тулылыдырды. Киләсе елга Алкино поселогындагы хәрби частьнең эшен тагын да үстерәчәкбез. Без балаларны тынычлыкның кадерен белергә өйрәтергә, аларда Туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.
Гадел хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле хәрбиләр. Ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, рух ныклыгы телим, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас