

Бүген "Торатау" Конгресс-холлы залында Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган тантаналы чарада республика Башлыгы Радий Хәбиров 7 якташыбызны Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләде.
Алар арасында Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комиссары Ринат Гыймалов та бар иде.
- Баш очындагы зәңгәр күкләр тыныч булсын - шул гына теләгем. Киләчәгебез якты булсын. Хезмәтемне күреп, шулай югары бәяләгән өчен республика Башлыгына зур рәхмәтлемен.
Мин Украинада хезмәт иттем. Андагы хәлләрне яхшы беләм. Русия Президентының кирәкле документка кул куюына чын күңелдән шатмын. Моны элегрәк эшләргә кирәк иде инде. Яшәү күпкә җиңелрәк булыр иде. Без, офицерлар, командир кушканны эшлибез. Тынычлык булсын һәркайда, - диде әлеге бүләккә лаек булучы Ринат Гыймалов.