

Башкортстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 4261 очрак теркәлгән. Төбәктә инфекцияләнүчеләрнең гомум саны 203 430га җиткән, дип хәбәр итә COVID-19 белән көрәш буенча оператив штаб.
Республикада әлеге вирустан бер тәүлек эчендә 19 кеше вафат булган, барлыгы инфекция нәтиҗәләреннән пандемия башланганнан бирле 5113 кеше дөньядан киткән. Төбәкнең 158 544 кешесе авыруны җиңә алган, кичә 3944 кешенең сәламәтләнүе турында язып алганнар.
Республикада коронавирустан киңкүләм вакциналау дәвам итә, вакцинаның беренче компоненты белән 2,4 миллион кеше прививка ясаткан, икенчесе белән - 2,3 миллион кеше.
Фото: ufa.rbc.ru