

"Кызганычка каршы, сезнең белән очрашу, гади генә әйткәндә, стандарт булмаган шартларда уза, гәрчә без аны алдан планлаштырсак та», — дип билгеләп үтте Президент.
Үз чиратында, Русия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге башлыгы Александр Шохин, геосәяси вәзгыять кискенләшү сәбәпле, бизнеска катлаулы шартларда эшләргә туры киләчәк, дип белдерде. Ул дәүләт башлыгына яңа, катгый санкцияләр кертүгә бәйле вәзгыятьтә бизнес алып баруның алдан фаразлануын тәэмин итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Моңа кадәр Европа берлегенең ДНР һәм ЛНРны тануга бәйле рәвештә, Русиягә каршы санкцияләр кертүе билгеле булган иде.
Европа берлеге санкциясенә Дәүләт думасының республикаларны тануны хуплап тавыш биргән 351 депутаты, шулай ук Русиянең 27 физик һәм юридик берәмлеге эләкте. Чикләүләр Европа илләренә баруны һәм анда урнашкан активларны "туңдыру"ны күздә тота. Моннан тыш, Брюссель Русиянең үз финанс базарларына керүен япты, шулай ук Кремльнең ДНР һәм ЛНРдагы гамәлләрен хуплаучы яки алардан файда алучы банклар эшчәнлеген чикләде.
Донбасста махсус операция башлану уңаеннан Европа берлеге русиялеләргә каршы виза чикләүләрен кертүне дә күз уңында тота.
Фото Алексей Никольский/РИА «Новости»