+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 февраль 2022, 07:30

Уфага килгән Донецк кешеләренә кирәкле ярдәм күрсәтелә

Оксана һәм Андрей Евдокимовлар 2014 елда хәрби хәрәкәтләр вакытында Уфага күченгәннәр. Алар ул һәм кыз тәрбиялиләр.

Уфага килгән Донецк кешеләренә кирәкле ярдәм күрсәтеләУфага килгән Донецк кешеләренә кирәкле ярдәм күрсәтелә
Уфага килгән Донецк кешеләренә кирәкле ярдәм күрсәтелә

“Минем туганым белән хатыны хәзер куркыныч урында. Һәр көн шул турыда гына уйлыйм. Вакыйгаларны күзәтәбез. Украина халкы өчен бу газапларың, ниһаять, тәмамлануын телим", - ди Андрей Евдокимов.

Оксана сүзләренчә, әнисе һәм кайнанасы туганнан туган энеләре белән алар янына килеп җиткәнче ул дүрт тәүлектән артык йоклый алмаган. Башкортстанга юлланган туганнары аның белән элемтәгә чыга алмаганда, Оксана үзенә урын таба алмаган.

Хәзер инде Евдокимовларның зур гаиләсе Донбасста калган туганнардан яхшы яңалыклар көтә. Алар битараф булмаган кешеләргә үзләренә китерелгән азык-төлек, урын-җир әйберләре, раскладушка өчен рәхмәт белдерде.

Бүген Диңгезчеләр җыены иҗтимагый оешмасы рәисе Юлай Моратов "Бердәм Русия" төбәк бүлеге каршындагы иҗтимагый ярдәм Штабына урын-җир әйберләре һәм продуктлар алып килде. Шулай ук ул Донецктан беренче күчеп килүчеләргә кирәкле азык-төлек тапшырган.

"Без Луганск һәм Донецк республикаларыннан кешеләр эвакуацияләнүе турында белдек һәм шундук акча җыя башладык. Кичә мин аларга гуманитар ярдәм күрсәттем, аларның Штаб колл-үзәгенә калдырылган җәмәгать ярдәме гаризасы буенча, урын-җир әйберләре, раскладушка, бүген азык-төлек һәм өстәмә рәвештә юрганнар илттем”, - дип сөйли Юлай Моратов.

Иҗтимагый ярдәм штабы Луганск һәм Донецк республикаларыннан эвакуацияләнгән гражданнар өчен гуманитар ярдәм җыюны актив дәвам итә. Кешеләр көн саен беренче кирәк-яраклар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, кием-салым, канцелярия товарлары, көнкүреш техникасы алып килә.

«Кол-үзәккә ярдәм итү турындагы тәкъдимнәр белән шалтыратулар килә. Нигездә балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым, шулай ук балалар ризыгы һәм финанс ярдәм тәкъдим итә. Моннан тыш, безнең республикага килгәннәргә дә ярдәм сорыйлар. Бүген инде волонтерлар эвакуацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтте, - дип ассызыклады "Бердәм Русия"нең "Безнең кайгырту" проекты кураторы Гөлшат Мөхәммәтшина.

Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм Штабта түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17.
Шулай ук "Бердәм Русия" партиясенең барлык 63 урындагы бүлекчәсендә.
Эш режимы:
Дүшәмбе - җомга - 09.00 - 21.00 сәг.
Шимбә - якшәмбе - 09.00 - 18.00 сәг.
Иҗтимагый ярдәм штабының бердәм колл-үзәге телефоны - 8 (347) 218-19-19.
Шалтыратулар көн саен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас