+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 февраль 2022, 16:05

Янә 20 корбан...

Республикада ковид корбаннары кимиме?

Янә 20 корбан...Янә 20 корбан...
Янә 20 корбан...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 215 195кә җитте. Тәүлек эчендә янә 3892 якташыбызда инфекция ачыкланды. Әле республика дәваханәләрендә 321 кеше ковидтан дәвалана, алар арасында 220 пациент 60 яшьне үткән. 38 якташыбыз авыр хәлдә.

40 831 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 5 107 пациент 60 яшьтән өлкән.

Бер тәүлектә 5 574 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 168 871.

Тәүлек эчендә COVID-19 тагын 20 якташыбызның гомерен алып китте. Корбаннар саны 5 172гә җитте. Аларның 4 345е 60 яшьне узган булган.

План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш. Беренче компонент белән 2 458 576 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 98,9 проценты). 2 317 348 кеше вакциналануны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,3 проценты).

Бер тәүлектә 9 385 кеше прививка ясаткан (беренче компонент белән - 4 675, икенче компонент белән - 4 710).

Автор:Резида Валитова
Читайте нас