+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2022, 05:25

Башкортстан халкы эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итә

Уфада "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсенең Луганск һәм Донецк халык республикаларының эвакуацияләнгән гражданнарына җәмәгать ярдәме күрсәтү штабы эшен дәвам итә. Республикада яшәүчеләр озак сакларга мөмкин азык, балалар өчен ризыклар, урын-җир әйберләре, шәхси гигиена чаралары, өс һәм аяк киемнәре китерә.

Башкортстан халкы эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итәБашкортстан халкы эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итә
Башкортстан халкы эвакуацияләнүчеләргә ярдәм итә


Республика балалары да бу чарага кушылды. Мәсәлән, күченүчеләргә булышу пунктына Уфадан 5 яшьлек Артем Фазлетдинов һәм аның апасы килде.

“Сугыш башлануын телевизордан күрдем. Барысы да куркып кача. Анда балалар да бар иде. Алар өчен уенчыкларымны алып килдем", – дип сөйләде малай.

Донецкидан, Луганскидан эвакуацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм җыюга төрле һөнәр һәм вазыйфа кешеләре кушыла. Шулай ук Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Елена Арямнова да читтә калмады.

– Сугыш – ул һәрчак газап һәм кайгы. Андагы кешеләргә хәзер бик авыр икәнен аңлыйм, – диде депутат. – Бүген мин канцтоварлар – дәфтәрләр, маркерлар, каләмнәр, ручкалар, линейкалар, фломастерлар, балалар өчен альбомнар алып килдем. Иң бәләкәйләр өчен – наклейкалар белән буяу, күнегү әсбаплары. Шушындый катлаулы чорда балаларга аеруча игътибар, хәстәрлек кирәк.

Луганск һәм Донецк халык республикалары гражданнарына ярдәмгә өлкән буын кешеләре бердәм кушылды. Мәсәлән, пенсионер Гөлчәчәк Абдуллина кием китергән. “Аларга җылы, аз гына булса да тыныч булсын. Ходай барысына да гаиләләренә әйләнеп кайтырга насыйп итсен", – диде ул.

Уфадан Сергей Громыко сүзләренчә, алар хәләл җефете белән күченүчеләргә азык-төлек белән ярдәм итәргә булган.

"Безнең хәстәрлек" волонтерлар үзәге координаторы Раил Әдиәтуллин сүзләренчә, шәфкатьле кешеләр гуманитар ярдәм кабул итү пункты ачылганнан алып килә. “Әлеге вакытта бик күп беренче кирәк-ярак предметлары, азык-төлек, балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым җыелды. Республикада яшәүчеләрнең күченүчеләрнең бәласенә битараф булмавы куандыра. Гражданнарыбыз арытаба да мөмкин кадәр ярдәм итәр дип ышанам", – диде Раил Әдиятуллин.

Фото: "Безнең хәстәрлек" волонтерлар үзәге

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас