+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2022, 15:35

Хөкүмәттәге отставкалар турында хәбәрләр - фейк!

Русия Хөкүмәтендәге һәм Үзәк банктагы отставкалар турындагы имеш-мимешләр чираттагы ялган - фейк булып чыкты.

Хөкүмәттәге отставкалар турында хәбәрләр - фейк!Хөкүмәттәге отставкалар турында хәбәрләр - фейк!
Хөкүмәттәге отставкалар турында хәбәрләр - фейк!

Кайбер телеграм-каналлар, янәсе, Русия финанс министры Антон Силуанов һәм Русия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Владимир Путиннан үзләрен отставкага җибәрүен соравы турында хәбәрләр тарата. Бу мәгълүмат чираттагы фейк булып чыкты.

Чынлыкта, шау-шулы отставкалар турында хәбәрләр Украина чыганакларының төп постларында даими барлыкка килеп тора.

Силуанов һәм Нәбиуллинаның отставкасы турындагы "инсайдерлык мәгълүматы" 27 февральдән тарала, әмма 28 февральдә алар икесе дә Русия Президентының икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәсендә катнашты, дип хәбәр итә войнасфейками.рф порталы.

Бер үк вакытта финанс министрын һәм Русия Үзәк банкы рәисен алмаштыру мантыйкка сыймаган карар булыр иде. Хәзерге вакытта Силуанов да, Нәбиуллина да икътисади көн тәртибенә барыннан да күбрәк чумганнар һәм икътисадны тотрыклыландыру өчен мөһим карарлар кабул итәләр. Бу хәл дөрес булса, беренче чиратта, Русиянең дәүләт рәсми мәгълүмат агентлыклары хәбәр итәр иде.

Фото: ru.wikipedia.org, 24smi.org/celebrity



Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас