Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшкә бәйле барлык тиешле мәгълүмат Башкортстан Хөкүмәтенең һttp:/www.pravitelstvorb.ru рәсми сайтында урнаштырылган. Гражданнар анда, шулай ук, Хөкүмәт җитәкчелегенең кабул итү графиклары, Хөкүмәт регламенты, кабул ителгән мөрәҗәгатьләргә анализ, реквизитлар, Хөкүмәткә Интернет аша мөрәҗәгать итү формасы белән таныша ала.
2021 елда Башкортстан Хөкүмәтенә гражданнардан һәм оешмалардан килгән мөрәҗәгатьләр белән эшнең төп нәтиҗәләре нинди? Аларны анализлау нәрсәләр хакында сөйли?
Республика Хөкүмәте Аппаратыннан хәбәр итүләренчә, 2021 елда Башкортстан Хөкүмәтенә җәмгысы 13961 мөрәҗәгать килгән. Күтәрелгән мәсьәләләрнең эчтәлегеннән чыгып, тикшерү һәм чара күрү өчен аларның 2312се Башкортстан Башлыгы Хакимиятеннән, 5589ы — Русия Президенты Хакимиятеннән, 89ы Федераль җыелышның Дәүләт думасыннан, 518е — Русия Хөкүмәте Аппаратыннан җибәрелгән. 5453 мөрәҗәгатьне гражданнар һәм оешмалар юллаган. Югарырак дәүләт власте органнарыннан гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре буенча мәгълүмат сорап, 556 запрос килгән.
Гражданнарны һәм оешмаларны, беренче чиратта, нинди мәсьәләләр борчый соң? Үткән елда алынган 13961 мөрәҗәгатьтәге 14923 сорауда 4022се, ягъни 27 проценты, социаль өлкәгә кагыла. 3742 сорауда (25,1 процент) торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә. 3390 сорау (22,7 процент) икътисадка кагыла. 2916 сорау (19,5 процент) дәүләт, җәмгыять һәм сәясәт мәсьәләләрен колачлый. 853 сорауны исә (5,7 процент) оборона, хәвефсезлек һәм законлылык мәсьәләләре алып тора.
Аерым алганда, Башкортстан халкы сорауларында, беренче чиратта, дәвалау һәм медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау сыйфаты, дарулар белән тәэмин итү, медицина учреждениеләрен ябу һәм ремонтлау, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, медицина оешмаларының һәм хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәм хезмәт хакына бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Барлыгы — 1258 мөрәҗәгать. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, идарәче компанияләрнең эшлексезлеге, гомум милекне тиешенчә карап-тотмау, коммуналь хезмәтләрне тиешле дәрәҗәдә күрсәтмәүгә бәйле мәсьәләләр дә үзәк урынны алып тора. Андыйларга мөрәҗәгатьләрнең 1094е туры килә. Коммуналь хезмәтләр өчен исәпләнгән түләүләрдән канәгатьсезлек белдереп, 781 мөрәҗәгать килгән. Янә дә 571 мөрәҗәгатьтә — торак шартларын яхшырту, гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм аларны авария хәлендәге торактан күчерү, 104ендә ятим балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелә. 491 мөрәҗәгатьтә — балага пособие һәм компенсация түләү мәсьәлә-ләре. Торак пунктларны су, газ белән тәэмин итү мәсьәләләре, су, газ, җылылык, электр тәэминатындагы өзеклекләр 416 мөрәҗәгатьтә чагыла. 351 мөрәҗәгать итүче гражданнарның төзелештә өлешләтә катнашу, бу өлкәдә дәүләт контроле мәсьәләләрен кузгаткан. 268 мөрәҗәгать итүчене исә төзелеш, юлларны төзекләндерү һәм карап-тоту, тимер юлы, авиа һәм су транспорты объектлары төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре борчый.
Хөкүмәт Аппаратыннан хәбәр итүләренчә, барлык мөрәҗәгатьләр дә тиешле тәртиптә каралган. Гражданнарны борчыган мәсьәләләрнең бер өлеше шунда ук уңай хәл ителгән. Калганнары буенча тиешле аңлатмалар һәм рекомендацияләр бирелгән.
Килгән мөрәҗәгатьләрне территориаль яктан анализлау исә аларның күпчелеге Уфа (5148 мөрәҗәгать), Стәрлетамак (638), Октябрьский (455), Салават (287) һәм Нефтекама (266 мөрәҗәгать) шәһәрләреннән булуын күрсәткән. Районнар буенча исә мөрәҗәгатьләрнең иң зур күпчелеге Уфа (496 мөрәҗәгать), Мәләвез (277), Белорет (221), Туймазы (221), Ишембай (217), Учалы (168), Иглин (152) һәм Бәләбәй (144 мөрәҗәгать) районнарына туры килә.
Илдар Фазлетдинов.