+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
1 март 2022, 07:25

Күперне ремонтлау шәһәр халкына зур мәшәкатьләр тудырмас

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Уфада гамәлдәге өч күпер буенча 11 полоса урынына, 10 полоса оештырылачак. 26 февральдән тест режимында яңа күпердә өстәмә, дүртенче полосаны эшләтеп җибәрделәр һәм инде өч көн шәһәр халкы карамагында 12 полоса булды. Ләкин узган төнне икесе ябылды. Без моның юл хәрәкәтендә чагылганмы икәнен тикшерергә булдык: пик вакытында, сәгать 8.00дән 9.00гә кадәр, күпердә кизү тордык һәм ни булганын күзәттек.

Күперне ремонтлау шәһәр халкына зур мәшәкатьләр тудырмасКүперне ремонтлау шәһәр халкына зур мәшәкатьләр тудырмас
Күперне ремонтлау шәһәр халкына зур мәшәкатьләр тудырмас

08.50 - "112нче кавдивизия музее" тукталышыннан җәмәгать транспортына утырдык. Карта 5 балл күрсәтә, юллар "сары". "Мәктәп"кә кадәр 12 минут эчендә барып җиттем - якынча гадәти көннәрдәге кебек үк.

8.03 - җәяүлеләр кичүендә автомобильләрнең ике юнәлештә дә тоткарлыксыз хәрәкәт итүен күзәтергә мөмкин иде.

8.15 - "Кооператив аланы" ягыннан арка күперендә хәрәкәтне күзәттек. Шәһәрдән чыкканда автомобильләр рөхсәт ителгән тизлек белән бара, ә менә керү юлында бераз акрынрак хәрәкәт итәләр.

9.00 - "Волна" кибете ягыннан (хәзерге "Пятерочка") чыгып барганда юлның "чиста" - "бөке"ләр дә, хәрәкәтнең акрынаюы да булмавын күрергә мөмкин иде.

Әлбәттә, бу беренче көн тәҗрибәсе генә. Бөкеләргә, хәрәкәтнең кыенлыгы төрле факторлар тәэсир итә: томан (бүгенге кебек), явым-төшем, юлларны кар каплавы, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка бик күп нәрсәләр, ләкин арка күперен реконструкцияләү шәһәр халкына зур мәшәкатьләр тудырмас, дип өметләнәбез, дип яза Айлина Арсланова.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас