+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 март 2022, 08:35

Фейклар тугандаш халыкларда нәфрәт уятырга тиеш түгел!

Русия Президенты Владимир Путин 21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, аларның суверенитетын тану үтенече белән мөрәҗәгатенә җавап итеп, тиешле указларга кул куйды, ә 24 февральдә Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус хәрби операция башлануы турында игълан итте.

Фейклар тугандаш халыкларда нәфрәт уятырга тиеш түгел!Фейклар тугандаш халыкларда нәфрәт уятырга тиеш түгел!
Фейклар тугандаш халыкларда нәфрәт уятырга тиеш түгел!

Әлеге хәрби операция турында мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимеш, фейк-ялган хәбәрләр таратыла. Шушы уңайдан Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Лида Исаргакова фикерен белдерде.

- Билгеле, һәр акыллы кешегә Украина белән бәйле хәл тынычлык бирми. Әмма берәүләр рәсми, ышанычлы һәм расланган чыганаклардан мәгълүмат ала, икенчеләре паникага бирелә, ялган мәгълүматка, кадрларга, Русия икътисадының җимерелүе турында дезмәгълүматка ышана, - диде Лида Сәгыйть кызы. - Чит ил социаль челтәрләрендәге һәр пост астында сүз көрәштерәләр, анда кешеләр бер-берсен кимсетә һәм хурлый. Бу шартларда безгә берләшергә һәм үзебез сайлаган ил Президенты билгеләгән курсны хупларга кирәк, шуның белән дәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә ышаныч бар. Фейк дулкыны тугандаш халыкларда бер-берсенә нәфрәт уятуга сәбәп булырга тиеш түгел. Акыллы булыйк!

Фото: op.bashkortostan.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас