+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2022, 04:55

Оборона министрлыгы: «Украинадагы махсус операциядә 498 хәрби һәлак булды»

Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң Русиянең 498 хәрбие һәлак булган.

Оборона министрлыгы: «Украинадагы махсус операциядә 498 хәрби һәлак булды»Оборона министрлыгы: «Украинадагы махсус операциядә 498 хәрби һәлак булды»
Оборона министрлыгы: «Украинадагы махсус операциядә 498 хәрби һәлак булды»
Бу хакта Русия Оборона министрлыгына сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә.

Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, 1597 кеше яраланган.

Министрлык хәбәр итүенчә, махсус операциядә срочниклар да, курсантлар да катнашмый.

Хәрби ведомство белешмәсе буенча, Украина ягыннан 2870тән артык кеше үлүе, 3700гә якын кеше яралануы һәм 572 кеше әсирлеккә төшүе турында билгеле.

Билгеле булуынча, 24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына видеомөрәҗәгать белән чыкты һәм Донбасста махсус хәрби операция башлану турында игълан итте. Көнбатыш илләре әлеге гамәл белән килешмичә, Русиягә каршы санкцияләр игълан итте.

Фото: inforesist.org

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас