+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 март 2022, 10:55

"Патриот" ватанпәрвәрлек тәрбияли

3 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында "Патриот" хәрби-патриотик паркы төзелеше барышын тикшерде. Биредә курсантларның беренче сменасын 2022 елның 1 июнендә кабул итәргә планлаштыралар.

"Патриот" ватанпәрвәрлек тәрбияли"Патриот" ватанпәрвәрлек тәрбияли
"Патриот" ватанпәрвәрлек тәрбияли


Республика Башлыгының 2019 елда Алкино-2 авылына эш сәфәре вакытында элекке хәрби часть территориясендә хәрби-патриотик парк ачу планнары турында фикер алышканнар иде. Төбәк җитәкчесенең «2024 елга кадәр Башкортстан Республикасын социаль-икътисади үстерүнең стратегик юнәлешләре турында» указы нигезендә паркны төзү яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре исәбенә керде.
2021 елның маенда Радий Хәбиров «Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча укыту-методик үзәкләрен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2024 елга мондый үзәкләрне барлык төбәкләрдә дә булдырырга планлаштыралар.
Башкортстанда аны 2020 елның августында Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү, туризм, туган якны өйрәнү һәм экскурсияләр үзәге базасында оештыралар. Үзәк Чишмә районындагы «Патриот» паркы базасында төзелеш эшләре тәмамланганнан соң эшен дәвам итәчәк.
«Патриот» хәрби-патриотик паркы мәйданы – 200 гектар, «Авангард» укыту-методик үзәктән тыш, аның территориясендә «Партизан авылы» тарихи-мемориаль комплексы, Юнармия секторы, уку плацы, ату үзәге, хәрби техника музее, ВДВ шәһәрчеге, хәрби-тарихи реконструкция зонасы, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, ашханә һәм башка объектлар урнашачак.
Радий Хәбиров уку сыйныфларын, кубрикларны, «Авангард» үзәгенең көнкүреш бүлмәләрен, булачак ашханәне карап чыкты һәм «Патриот» паркын төзеп бетерү буенча эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә подрядчы «Альбит» җәмгыятенең баш инженеры Сергей Минеев реконструкция барышы турында сөйләде һәм барлык эшләрнең дә график буенча баруын билгеләп үтте. Элекке казарма бинасы сменага 200 баланы һәм педагогны кабул итә ала. Административ-укыту блогын заманча җиһазлар һәм тренажерлар белән җиһазландырачаклар. Барлык уку биналары да интернетка керү мөмкинлеге булган электрон укыту системалары һәм компьютерлар белән җиһазландырыла.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, «Авангард» үзәге бурычларының берсе – укучыларның биш көнлек уку җыеннарын һәм хәрби-патриотик юнәлештәге сменаларны оештыру.
Министр курсантларның биш тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителәчәген билгеләп үтте. Бу мәсьәлә Чишмә районы хакимияте карамагында.

«Патриот» паркында 14-18 яшьлек хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр өчен 12 көнлек сменалар да узачак. Быел шундый биш смена узачак, алар 1 июльдән башланачак.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов хәбәр иткәнчә, Русия Оборона министрлыгы республикага 27 берәмлек демилитарлаштырылган хәрби техника тапшырырга әзер, алар «Патриот» паркында урнаштырылачак.

«Патриот» паркын төзеп бетерүне 2024 елда төгәлләргә планлаштыралар. Бу вакытка биредә конгресс-үзәк, мәчет, часовня, ат-спорт һәм ату үзәкләре, музей-күргәзмә һәм интерактив зоналар өчен ябык павильоннар төзеләчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас