

Яклар икътисадта, гуманитар һәм социаль өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту перспективалары турында фикер алышты. Радий Хәбиров Башкортстан һәм Таҗикстан бизнесларының үзара хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.
– Русия һәм Таҗикстан елдан-ел стратегик партнерлыкны үстерә. Бу процесста төбәкара хезмәттәшлеккә мөһим роль бирелә, - диде Радий Хәбиров. – Без социаль-икътисади үсеш һәм мәдәни-гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер. Агросәнәгать комплексында хезмәттәшлек бик кызыклы. Башкортстан игенчелек өчен минераль ашламалар һәм биокушылмалар җитештерү буенча уртак предприятиеләр булдыруга ярдәм итәргә әзер. Башкортстан Башлыгы шулай ук республиканың БДБ илләре белән тышкы икътисади элемтәләрне актив үстерүе, бизнеска ярдәм итүе турында сөйләде.
Бу хакта тулырак: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/150654.html