- Соңгы елларда яр буе үзенең яхшы формасына һәм сыйфатына ия булды, хәзер аны җанландыру бурычы тора, бу республика халкы һәм кунаклары үзләренең ялын уңайлы итеп үткәрә алсын өчен кирәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Без инвестор белән май уртасыннан Агыйдел елгасы буйлап Салават Юлаев һәйкәленнән Сипайлово бистәсенә кадәр яңа суднолар йөри башлаячак дип килештек.
Премьер-министр, Уфада яшәүчеләр һәм туристларга уңайлы булсын өчен дүрт туристлык-мәгълүмат үзәге төзеләчәк, дип өстәде. Бу сәяхәтләргә, музей комплексларына, сувенирларга билетлар сатып алырга, урындагы туристик маршрутлар, истәлекле урыннар, үткәрелә торган чаралар, күңел ачу чаралары турында мәгълүмат алырга мөмкин булган сервис хезмәте булачак. Үзәкләрне Салават Юлаев һәйкәле, Дуслык монументы янында, "Гостиный двор"да һәм Сипайловода урнаштырачаклар.
Беренче ноктада шулай ук күпфункцияле причал төзеләчәк. Биредә пассажирларны утырту һәм төшерү өчен хәвефсез шартлар, шулай ук көтү өчен уңайлы зоналар һәм кафе оештырылачак. "Ике атнадан без туристлык-мәгълүмат үзәкләре концепциясен раслаячакбыз һәм шунда ук аларны әзерләүгә керешәчәкбез. Тиз төзелә торган конструкцияләрдән җыячакбыз, милли стильдә бизәячәкбез", - диде Андрей Назаров.
Проектны «Агыйдел Флот» судно компаниясе гамәлгә ашырачак. Генеральный директор Кирилл Евдокимов сүзләренә караганда, экскурсияләрне оештыруга инвестицияләр күләме 230 миллион сумнан артык тәшкил итәчәк, 50гә якын яңа эш урыны булдырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru