+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 март 2022, 13:20

Паникага бирелмәгез!

Безгә бүгенге шартларда икътисад торышы уңаеннан борчылырга кирәкме? Паникага бирелергәме? Әлбәттә - юк!

Паникага бирелмәгез!Паникага бирелмәгез!
Паникага бирелмәгез!
"Русия икътисады тотрыклы, ул күптән санкцияләргә күнеккән", - ди Русия Фәннәр академиясе Урал бүлекчәсенең Икътисад институты директоры, икътисад фәннәре докторы Юлия Лаврикова.

"Бу тотрыклылык Русиянең бик аз булган дәүләт бурычында, Русия Үзәк банкының югары запасларында күренә. Болар барысы да ил икътисадының тотрыклы үсеше өчен нигез булып тора. Үзәк банк шул хакта инандыра: резервлар бар, алар тупланган, шул исәптән алтын валютасында, валюта бар.

Без бит күрәбез, банклар тыныч кына эшләрен дәвам итә, кибетләрдә банк карталары белән түлибез. Калганы барыбызның да үзен тыныч тотуына бәйле. Арытаба да тыныч яшик, көндәлек кирәк-яракны җитәклек кенә сатып алыйк, паникага бирелмик. Бу - бүгенге көннең төп рецепты".

Фото: oblgazeta.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас