"Зианчура районында туып-үскән өлкән лейтенант Алексей Кондратьев хәрби постта вафат булды. Офицер барган автомобиль авыр юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Исәнгул авылында аның әти-әнисе, хатыны һәм биш айлык сабые калган. Өлкән сержант Кузьма Евгеньевич Николаев Кырмыскалы районында туган, шулай ук сугышчан заданиене үтәгәндә һәлак булган. Без Алексей һәм Кузьманың туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашабыз. Без хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен ялгызларын калдырмыйбыз, кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", - диде Радий Хәбиров.
Конференциядә катнашучылар өлкән лейтенант Алексей Кондратьевны һәм өлкән сержант Кузьма Николаевны бер минут тынлык белән искә алды.
"Украина территориясендә махсус операциядә катнашучы барлык сугышчыларыбыз да хәрби бурычларын батырларча үти, алар – чын геройлар. Без аларга шуны җиткерәсебез килә: без сезнең белән, кадерле яугирләр! Сезнең белән бөтен Русия», - диде республика җитәкчесе.
Фото:bashinform.ru