+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 март 2022, 10:40

Хаклар артуга юл куелмаска тиеш!

Башкортстан Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы, республиканың муниципаль район һәм шәһәр округы хакимиятләре белән берлектә, аерым социаль әһәмияттәге товарларга ваклап сату бәяләрен мониторинглый.

Хаклар артуга юл куелмаска тиеш!Хаклар артуга юл куелмаска тиеш!
Хаклар артуга юл куелмаска тиеш!


Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев билгеләп үткәнчә, кибетләрдә товарларга кытлык юк.

- 2022 елның гыйнвар ае өчен товар запасларының гомум күләме, ваклап сату оешмаларында агымдагы ихтыяҗны исәпкә алып, 46,6 миллиард сумлык тәшкил иткән. Барлык муниципалитетлар һәм сәүдә оешмалары белән вәзгыятьне күзәтү буенча оператив хезмәттәшлек алып барыла. Кибетләргә товарлар китерүдә тоткарлыклар теркәлмәгән, - дип сөйләде Алексей Гусев.

Мониторингта 52 төр товар һәм төрле форматтагы 330 сәүдә объекты бар. Бу - федераль һәм төбәк сәүдә челтәрләре, челтәрсез кибетләр, стационар булмаган сәүдә объектлары һәм базарлар.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә, республика Прокуратурасына һәм башка хакимият органнарына мониторинг мәгълүматлары җибәрелә.

Соңгы вакыйгалар фонында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров төбәк икътисадының тотрыклылыгын тәэмин итү һәм аңа ярдәм итү буенча кризиска каршы штаб утырышында аерым социаль әһәмиятле товарларга көндәлек мониторинг үткәрү турында карар кабул итте.

Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгында азык-төлек базары конъюнктурасы үзгәрүгә бәяләр мониторингы һәм оператив җавап бирү буенча комитет төзелде. Комитет карары нигезендә, мониторингта катнашучы 330 сәүдә объектыннан тыш, 3 марттан башлап көн саен 150ләп азык-төлек кибетенә мониторинг оештырылды.

- Азык-төлеккә бәяләр арту берничә факторга бәйле. Шулай да бәяләрнең төп үсеше җитештерүчеләрдән һәм тәэминатчылардан сатып алу бәяләре артуга бәйле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үткәрелә торган мониторинг күрсәткечләре буенча азык-төлек товарларына бәяләрнең кискен артуы билгеләнмәгән, - дип өстәде ведомство башлыгы. - Кайбер товар белән тәэмин итүчеләр, кызганычка каршы, законсыз рәвештә бу хәлдән файдалана һәм товарларга бәяләрне күтәрергә тырыша, ләкин бу фактларны документлар белән раслау юк, дигән мәгълүмат килә. Мондый фактлар ачыкланган очракта, мәгълүмат тиешле чаралар күрү өчен Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Башкортстан буенча идарәсенә җибәреләчәк, - дип өстәде Алексей Гусев. - Федераль дәрәҗәдә ваклап сату бәяләрен тотрыкландыру максатларында кайбер авыл хуҗалыгы товарларына квоталар һәм пошлиналар төзәтелде, он һәм икмәк пешерүчеләренә ярдәм инструментлары эшләнде, аерым товар җитештерүчеләр өчен субсидияләр каралган, шулай ук дәүләт ярдәменең яңа чаралары булдырыла.

Бу хакта тулырак pravitelstvorb.ru сайтында танышырга була.


Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас