

Компаниядә билгеләп үтүләренчә, якын арада Русиядә эш гадәти режимда яңартылачак, сервис хезмәте тулы күләмдә башкарыла, дип хәбәр итә войнасфейками.рф порталы.
Русиягә Samsung товарларын китерү вакытлыча туктатылган, барлык кушымталар һәм сервис хезмәте күрсәтү элекке кебек үк эшләвен дәвам итәчәк. Рәсми кибетләр шулай ук эшен дәвам итәчәк. Samsung компаниясе кушымталар һәм сервисларның эшен тәэмин итә, һәм хәзер Русиягә поставкаларны тергезү буенча карарлар эзләү өстендә эш бара.
Элегрәк Bloomberg яңалыклар агентлыгы чынбарлыкка туры килми торган мәгълүматларны бастырган иде инде. Мәсәлән, ФСБ, имеш, Русиядә криптовалютаны тулысынча тыюга курсны лоббировать итә, ә соңрак билгеле булганча, ФСБ, киресенчә, Финанс министрлыгының криптовалютаны легальләштерү һәм көйләү турындагы проектын хуплады.
Шулай булгач, Майкл Блумбергның мәгълүмати агентлыгына берсүзсез ышанырга кирәкми, аларның яңалыклары фейк кына булырга мөмкин.