

Чынлыкта эре сәүдә челтәрләрендә азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак товарлары барысына да җитәрлек, дип хәбәр итә войнасфейками.рф.
Чикләү чаралары спекулянтларга каршы көрәш максатында күрелә: кайбер төбәкләрдә кайберәүләр продуктларны чамадан тыш күп итеп сатып ала башлаган. Шәхси куллану өчен түгел: сүз тонналап шикәр һәм ярма турында бара, аннары аларны накрутка белән сатачаклар.
Шундый сатып алучылар белән көрәш максатында Русия сәүдә челтәрләре хакимияттән аларга кирәк очракларда "бер кулга" сату күләмен чикләргә рөхсәт итүне сорады. Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аларга шундый мөмкинлек бирде.
Конкрет товарларны һәм параметрларны сәүдә челтәрләре мөстәкыйль рәвештә билгели.