+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 март 2022, 15:58

Торак төзелеше буенча илдә 7нче урындабыз

Идел буе федераль округында без икенче урында.

Торак төзелеше буенча илдә 7нче урындабызТорак төзелеше буенча илдә 7нче урындабыз
Торак төзелеше буенча илдә 7нче урындабыз

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия төбәкләрендә торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча федераль киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында аны илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин алып барды.

Русия Төзелеш министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Федерация Советы төзелеш тармагындагы вәзгыятьне тотрыкландыруга юнәлтелгән чаралар комплексын хуплады.

- Хәзер безнең бурыч - һәр объектны тергезүгә сыгылмалы һәм игътибарлы якын килүне тәэмин итү һәм моның өчен мөмкин булган барлык механизмнарны тәкъдим итү, - диде Ирек Фәйзуллин. - Тармак ярдәмнән башка калмаячак, кирәк вакытта бәя үсешен компенсацияләячәкбез, проект документациясен корректировкалауның сыгылмалы механизмнарын бирәчәкбез, финанслауны алга таба киләчәктә акчаларны кире кайтару белән яңадан бүләчәкбез.

Русия Федераль җыелышы Федерация Советы тарафыннан хупланган тармак чаралары исәбендә - шәһәр төзелеше һәм рөхсәт бирү документларының гамәлдә булу срокларын озайту мөмкинлеге, төзелеш материалларын Русия аналогларына алмаштыруга бәйле рәвештә проектларга үзгәрешләр кертү һәм инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә үзгәрешләр кертү хокукы, шулай ук төзүчеләргә һәм подрядчыларга карата штраф санкцияләренең кулланылмау үзенчәлекләрен билгеләү.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 2 миллион 906 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2020 елдагыга караганда 18,4 процентка күбрәк. Әлеге күләм буенча Башкортстан Русиядә - 7нче, Идел буе федераль округында 2нче урында тора.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас